"Искиткеч гүзәл авыл, күптән килеп күрергә теләгем бар иде. Шундый күркәм йорт-җирләр, олы мәдәниятле, динле халык яши Урмайда. Ишетеп белә идем, инде хәзер үзем, үз күзләрем белән күрдем” – ди, Екатеринбург каласыннган килгән Фәвия Сафиуллина. Щелково шәһәре имамы Ринат әфәнде :”Рәхмәт дусларым Хайдәр, Фәнис , Җәүһәр Сафииуллиннар гаиләләренә. Заманында безнең шәһәргә мәчет ясап биргәннәр иде. Оста куллы милләтпәрвәрләр икәнне әллә кайчан белә идек. Аралашып яшибез. Бүген безне, сабантуйга килгән делегацияләрне, шундый җылы кабул иттеләр. Алланың рәхмәте яусын, безне шулай кадерләп каршы алган өчен. Шундый тәмле итеп аш-су корганыгыз өчен, җыр-моңыгыз өчен. Иң мөһиме – дуслыгыбыз нык булып калсын, бер-беребезгә терәк булып калыйк.”
Очрашу мәҗлесендә Чувашия Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Чувашрегионгаз” оешмасы генераль директоры Кияметдин Мифтахутдинов катнашты, кунакларны котлап тәбрикләү сүзләрен җиткезде. Чувашия Республикасының бүгенгесе һәм киләчәге турында, аның тормышы турында тәфсилләп сөйләде. Бәйгедә Урмай авылы поселениясе башлыгы Минзаһит Зайнуллин, Чувашия Республикасы татарларының милли мөхтәрият рәисе Рамик Гаделъянов катнаштылар.
Очрашу кичәсен Фәрит Гыйбатдинов җитәкчелегендә Урмай авылы социаль мәдәният үзәге, сәнгать мәктәбе укытучылары белән әзерләнде. Кунаклар шәһси йортларда һәм "Круиз” кунакһанәсендә кундылар. 19 нчы июндә бәйрәмне Шыгырдан сабантуенда дәвам иттеләр. Оештору комитеты исеменнән бик зур рахмәт Бөтенроссия татар авыллары Сабантуе кунакларын кунак иткән шәхси йортларга, авылларга һәм оешмаларга.