- Урмай мөхтәсибәтенең ярты еллык эшенә анализ ясау, киләсе ярты елга эшләүне планлаштыру;
- Урмай, Комсомол авылларындагы мәхалләләрнең һәм җирле иҗтимагый оешмалар белән эшләүгә системалы караш булдыру, бергә эшләү механизмнарын булдыру;
- Тукай һәм Чичкан авылларында урнашкан мәчетләрнең төзелүенә 20 еллык бәйрәмнәрне үткәрү;
- Рамазан аена багышланган төрле сорауларны карау.
- "Зикер,фикер, шөкер” исемле дүртенче "ART-MFDNIA” исемле Төбәк-ара мөселман җырлар фестивален Урмай авылында уздыру.
Мансур хәзрәт Хайбуллов Урмай авылы мөхтәсибәтенә Диния нәзәрәте исеменнән соңгы чараларда , Болгар җыены, Бөтен Русия сабантуенда , оештыру эшләрендә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Сәетзадә хәзрәт Гыймаев күбрәк яшьләргә таянырга, аларны дөрес тәрбияләү өстендә эшләргә диде. Соңгы вакытта Чичкан авылыннан армиягә китүче яшьләр , солдатка , иртән мәчеткә килеп намаз укып киттеләр. Элек нихрутлар йорттан киткәндә тәкъбир әйтеп киткәннәр. Бу бик дөрес эйбәр.
Фәрит Гыйбатдинов Урмай мөхтәсибәте белән бергә эшләү дәверенә тукталып үтте. Алар бик күп, эшләнгәне дә эшләнәчәге дә. Урмай сайтында эшләгән эшләр турында язмалар язылып барыла.
Мөхтәсибәт бөтен сорауларга җавап табып, повесткада булган сорауларны карап чыкты.Бу вакытта Урмай авылының яңа мәчетендә ир-балалар өчен җәйге җәйләү дәвам итә. Мөхтәсибәт башлангыйнча балалар мини-стадионда футбол уйныйлар иде, соңыннан Радик хәзрәт дәресе укуга керделәр. Шушы көннәрдә генә Батырга бассейнга барып суда йөзеп, уйнап кайттылар.