Әле менә, милләттәшләребез җирле мәчетнең төзелүенә, аның эшли башлануына 15 ел булуына бәйрәм мәҗлесе уздырырга булганнар. Республиканың төрле шәһәрләреннән, татар авылларыннан кунаклар Буинск поселогында урнашкан мәчеткә юл тоттылар. Буинск поселогында кардәшләребез белән багланыш безнең татар авылларында беркайчан да өзелмәгән. Олы яшьтәгеләр, мәсәлән, Урмай белән Буинск арасын җәяү йөрегәннәр. Анам әйтмешли: " Иртән Урмайдан чыксак, төшкә барып җитә идек. Дөрес ылаулы атлар бик күп йөри иде. Бәхет татыса шуларга утыра идек”-ди. Соңырак леспромхозга машиналар- тракторлар, Мырат ягыннан бата-чума йөри иделәр. Ә хәзер хәйран калырлык юл. Шул Мырат ягындагы, Иске Высли яныннан шәп асфальт юлдан, гаҗәеп матур, сандугачлы урманнар аша очтырып Урмай авылыннан Буинскийга ярты сәгатьтә барыт җитәсең.
Мәчет янында йөзләгән җиңел, чит илдә эшләнгән машиналар төзелеп киткән. Бәйрәмчә киенгән, ак шәл-яулыклы апа-әбиләр, түбәтәйле ир-затлар, абый-бабайлар, яшь ир-егетләр. Буинск гөрли, татарлар бәйрәм итә. Бүген бәйрәм хакына Алимовлар, Хайбуллиннар, Муксиевлар, Ахметзяновлар гаиләләре белән дүрт корбан чалганнар. Поселок халкы белән мул итеп аш әзерләгәннәр.
Килгән кунаклар, авылның аксакаллары мәчеттә хәстәрләнгән табын эстәлләре артына урнаштылар. Түрдә диния нәзәретенең, төрле авыллардан килгән имамнары, район һәм республикадан килгән җитәкчеләр урнаштылар.
Табынны Сәетзада хәзрәт Гыймаев, Чувашстан Республикасы Диния нәзарәте Казые башлап җибәрде: "Мәчетнең 10 еллыгында булып, сезнең, төрле халыклар арасында яшәп , татар булып, олы мәртәбәле булып, диньле , мәдәниятле булып кала белеүгезне күреп шатланып җылаган идем. Быел да күрешергә насыйп булды. Мәчетегезгә 15 ел. Сез тагын да көчлерәк, матур итеп яши беләсез. Бүген, хәтта , халык тагын да күп, килгән халык мәчеткә сыймый. Шунысы куанычлы, алар өйләренә кайтып китмиләр, барысыда монда. Аллага шөкер, Бәйрәмнәребез мөбәрәк булсын!”- диде хөрмәтле Сәетзада хәзрәт.
Сүзне Әлбир хәзрәт Крганов Чувашстан мөселманнары һәм Мәскәү шәһәренең мөфтие дәвам итте: ” Бүгенге бәйрәм "Бәйтулла бәйрәме”, яки мәчет бәйрәме, аны беркем дә, бүгенге бәйрәмне, бидгать, яки, гөнах дип әйтә алмый. 15 ел буе, төрле халыклар арасында , динебезне югарыга күтәрә мондагы дин-кардәшләребез. Башлап Расыйх абзый Алимов үзенең фикердәшләре белән поселокны мәчетле итте. Аннан , күп елллар имам вазыйфасын үтәгән Ришат хәзрәт балаларны укытуга көч куйды. Хәзер аның эшен уңышлы гына Тәльгат хәзрәт дәвам итә.Шәкертебез Зөфәр хәзрәт аңа булышып килә. Республикабызда 44 мәчет эшләп килә, һәркайсында шундый изге гамәлле эшләнеп барыла. Киләчәгебез бар. Бәйрәмнәребез шулай киләчәктә дә матур барсын иде”-дип мәҗлесне үзе алып барды. Котлау сүзләре белән килгән кунаклар барысыда котладылар. Икенче табында мәчеттә әбиләр, хатын-кызлар белән булды. Өйлә намазын халык табигать почмагында, яшел чирәм өстендә укыды.
Фәрит Гибатдинов сайтыннан