Болгар туристларны җәлеп итү урынына әйләнә бара
Җыен иртәнге 10да дәүләтчелекне искә алуга багышланган чыгышлар һәм тамаша белән башланып кичкә кадәр дәвам итте. Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Русия президенты Дмитрий Медведевның җыенга җибәрелгән котлау хатын укыды. Хатта котлау белән бергә традицион исламны үстерү, мәчетләр төзүнең әһәмияте турында сүзләр бар иде.
Кече манара янында Тәүбә мәрәсиме узды. Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин вәгазь укыды.
Җыен быел яхшы оешкан төстә узды. Юлчылар автобуслар белән китерелде, ашау-эчү һәм башка кирәк-яракларга кытлык булмады. Дәүләт киңәшчесе Шәймиев җитәкчелегендәге "Яңарыш" фонды Болгарны туристларны җәлеп итәрлек бер урынга әйләндерә бара. Төзелеш дәвам итә, яңа мәчет төзелә. Шәймиев киләсе елга кадәр аның әзер булачагын әйтте. Шулай ук мәчет каршында мәдрәсә салу планлаштырыла.
Ашау-эчү эшләренең зур өлешен Чуашстан татарлары оештырган иде. Шулай ук җыенда Самар, Сембер, Сарытаудан татарлар күп иде.