Версия для печати

Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Мәрҗани мәчетендә җомганы үткәрде

09 января 2011

Мәрҗани мәчетендә җомганы Русиянең Баш мөфтие, шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин укытты. Аның вәгазе динебездә Гайсә г-м тоткан урынына багышланды. Вәгазь башында хәзрәт шундый сорау бирде: "Коръәндә Гайсә пәйгамбәр һәм Мөхәммәд г-мнең исемнәре ничә тапкыр телгә алына?" Залдан әйттеләр: Мөхәммәд г-м 5, ә Гайсә г-м исә 23 тапкыр, дип. Шуннан да ул затның мөһимлеген күреп була. Гайсә г-м ахырзаман пәйгамбәре киләчәк дигән сөенечне дә бирүче, ул могҗизави рәвештә атасыз да яратылган һ.б. Шулай итеп аять-хәдистән күп мисаллар китереп хәзрәт Русиядә диннәр арасында низагсыз яшәүгә чакырды, бабаларыбыз үрнәгендә уртак яшәү алымнарын дәвам итүгә җирлек бар диде. Җыелган халык зур канәгатьлек белән шушы үрнәкле вәгазьне тыңлады.